+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2023, 14:25

Башкортстан торакны файдалануга тапшыру буенча яңа рекорд куйды

Башкортстанда 2022 ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыру буенча яңа рекорд куелды. Федераль дәүләт статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, узган ел эчендә төбәктә торак төзелеше темплары 3 млн. 62 мең квадрат метрга җиткән. Республикада файдалануга тапшырылган торак күләме, рекордлы 2021 елдагы белән чагыштырганда, 105,4 процентка арткан.

Башкортстан торакны файдалануга тапшыру буенча яңа рекорд куйды
Башкортстан торакны файдалануга тапшыру буенча яңа рекорд куйды
- Төзелеш тармагына дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә 2022 ел Башкортстан тарихында торакны файдалануга тапшыруда иң яхшы чор булды. Күрсәткечләребезне киметмәс өчен тырышып эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Өстәп, шуны әйтергә кирәк: шәхси төзүчеләргә 1 млн. 922 мең квадрат метр торак туры килә. Бу 2021 елның шул ук чорына 107,9 процент тәшкил итә.

Бүгенге көндә төзелештә эшләүче оешмалар саны 10 374 берәмлек тәшкил итә. Төзелештә эшләүче оешмалар хезмәткәрләренең уртача саны - 61 мең кеше.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: