Башта “Рамштайн форматы”ндагы очрашуларның нәрсә икәнен ачыклыйк. “Рамштайн форматы”, яки “Рамштайн клубы” дип Украинага корал бирә торган илләрнең айлык (2022 елның августы һәм декабреннән тыш) онлайн һәм офлайн-консультацияләрен атыйлар. “Ukraine Defense Contact Group” термины Германиянең көнбатышында Рамштайн шәһәрендәге АКШ авиабазасында 2022 елның 26 апрелендә узган беренче очрашуда кертелде. Моңа кадәр 2022 елның мартында Украина башлыгы Владимир Зеленский НАТОдан хәрби ярдәмне чикләүләрсез сорады, шулай ук Украинаны хәрби альянска кабул итәргә чакырды.
Очрашу алдыннан Русиянең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев “атом-төш коралына ия булган илләр сугышны оттырмый”, дип белдерде. Дмитрий Медведевның сүзләрен Кремльнең матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Песков та хуплады, әйтелгәннәрнең “Русия атом-төш доктринасы юнәлешендә” булуын ассызыклады. Бу карашны океан артында ишеттеләр: җавап итеп АКШ дәүләт департаменты “атом-төш сугышын башларга ярамый, анда җиңү яулап булмый”, дип белдерде, шулай ук “атом-төш коралына карата провокацион белдерүләр куркыныч кына түгел, акылсызлык та”, дип белдерде.
20 гыйнварда Рамштайнда нәрсә турында фикер алыштылар соң? Бу юлы авиабазада якынча 50 илнең оборона министрлыгы вәкилләре җыелды. Видеоформатта кунаклар алдында Украина президенты Владимир Зеленский Киевка хәрби техниканың яңа партиясен бирүне сорап чыгыш ясады. Җавап итеп Пентагон башлыгы Ллойд Остин Украинага ярдәм күпме кирәк, шулкадәр биреләчәк, дип белдерде. Хәрби ведомство җитәкчесе фикеренчә, конфликтта борылыш вакыты башлана.
Катнашучы илләрнең күбесе алдан ук Украинага корал һәм ярдәм бирү турында белдергән иде. Очрашуда Украинага заманча танклар бирү мәсьәләсе каралды, НАТОның күп кенә илләре аларны Киевка бирергә әзер булуларын белдерде. Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков очрашу контекстын хәл-шартларны катлауландыру буларак бәяләде һәм НАТО илләренең конфликтка җәлеп ителүен билгеләде.
Дмитрий Песков Украинага “Abrams” танкларын җибәрү АКШ өчен акча эшләү ысулы булачак, дип фаразлады. Аның сүзләренчә, аларның бәясе Европа салым түләүчеләре җилкәсенә ятачак. Шул ук вакытта матбугат секретаре чираттагы тапкыр кабатлады, танкларның югары бәясенә карамастан, алар башкалар кебек үк янып бетәчәкләр.
“Рамштайн форматы”нда сөйләшүләрдә нинди илләр катнаша соң? Бүгенгә Рамштайн клубы катнашучылары – НАТОның 30 иле һәм альянс союздашларының якынча 20 иле. Алар арасында – Төркия, Израиль, Япония, Австралия, Иордания һәм Көньяк Корея, шулай ук Катар һәм Марокко. Шунысы кызык, “атом-төш клубы”ның тугыз иленнән сөйләшүләрдә бары тик дүртесе генә катнаша – бу АКШ, Бөекбритания, Франция һәм Израиль. Фикер алышуларда, Русиядән тыш, Кытай, Һиндстан, Пакистан, Иран һәм Корея Халык-Демократик Республикасы (Төньяк Корея) катнашмый.
Җиде ай эчендә (2022 елның мартыннан сентябренә кадәр) Көнбатыш илләре Киевка 93 миллиард евро күләмендә ярдәм бүлгән. Бу суммага хәрби һәм финанс ярдәме дә, шулай ук качакларга ярдәм итү һәм хәрбиләрне укыту чыгымнары да керә. 2023 елда АКШ Украинага 2,5 миллиард долларлык яңа ярдәм пакетын хуплады. Киевка “NASAMS” зенит-ракета комплексы өчен сугыш кирәк-яраклары, “HIMARS” залп уты реактив системалары, “Avenger” һава һөҗүменә каршы оборона системалары, “Bradley” пехота хәрби машиналары һәм 100гә якын “Stryker” бронетранспортеры, шулай ук миналарга чыдам 53 транспорт чарасы һәм 350 югары куәтле мультибурыч үтәү машиналары озатачаклар.
Көнбатыш “интернациоаналы”ның хәзерге көнчыгышка походы 1941 һәм 1812 елларны хәтерләтә. Ничек кенә булмасын, элекке “интернационал”ның составы шаккаттыра. 1812 елда Бөек Армия составына, әлбәттә, французлардан тыш, итальяннар, хорватлар, испаннар, португалиялеләр, голландиялеләр, баварлар, саксоннар, вестфальецлар, гессенецлар, пруссаклар, швейцариялеләр, поляклар һәм башкалар кергән. Титулсыз милләтләр вәкилләре армиянең яртысы чамасын тәшкил иткән. Австриялеләр шулай ук урыс чигендә (хәзерге Украина) торганнар, ләкин бәреп кермәгәннәр.
Охшаш картина 1941 елда да булган. Гитлер Германиясеннән тыш, СССРга каршы сугыш хәрәкәтләрен Италия, Румыния, Финляндия, Венгрия, Словакия, Хорватиянең даими армияләре алып барган. Шулай ук Испания, Франция, Голландия, Скандинавия һәм Балтыйк буе илләреннән ирекле формированиеләр. Рейхның хәрби икътисадына чехлар (машина төзелеше) һәм шведларның (тимер рудасы) керткән өлеше шулай ук зур булган.
1941 һәм 1812 елларда башланган сугышларның ничек тәмамлануын яхшы беләбез. Әлбәттә, Евросоюзда барысы да тарихны хәтерләми һәм географияне белми торган наданнар түгел. Кайберләре акыллы сүз әйтеп куя. Мәсәлән, Евросоюз дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель, Русияне хәрби көч белән җиңәргә омтылу ничек тәмамлануын искә төшерде.
– Шуны онытмагыз, Русия – бөек ил, бөек милләт, һәм ул ахырга кадәр көрәшергә, ә аннары тернәкләнергә күнеккән. Ул моны Наполеон һәм Гитлер белән эшләде, – дип искә төшерде Жозеп Боррель һәм сүзне бүгенге көнгә борды. – Русия оттырды яки аның хәрбиләре компетентлы түгел, дип уйлау мәгънәсезлек булыр иде.
Русия Украинада махсус хәрби операция башлаганнан бирле Брюссельдән беренче аек фикерләрне хупларга мөмкин булыр иде. Ләкин акыл Жозеп Боррельнең күзләрендә тиз сүнде, һәм ул, дөрес алшартлардан бөтенләй мантыйксыз нәтиҗәләр ясап, тиз арада үзе өчен гадәтләнгән русофобия юлына кире кайтты. Моны Брюссель хәрби яктан Франция империясенә яки Өченче рейхка караганда уңышлырак булачак, дип аңларга кирәкме?
– Нәкъ менә шуңа күрә хәзер шундый көрәшне алып бару өчен Украинаны кирәкле матди һәм хәрби чаралар белән коралландыруны дәвам итәргә кирәк, ул оборона гына түгел, ә инициативаны үз кулына алырга мөмкинлек бирәчәк чаралар булырга тиеш, – диде Жозеп Боррель.
“Шулай да бу сүнгән чырайлы кеше Боррельгә афәрин, дияргә кирәк. Безнең илнең Наполеонны һәм Гитлерны җиңүен искә төшерде. Күрәсезме, ул үзе аналогия ясады, – дип җавап бирде Евросоюз дипломатиясе башлыгы чыгышына карата Русиянең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев. – Димәк, укронацистлар һәм Көнбатыш Европа – Русия белән сугышучыларның турыдан-туры варислары. Ә сугыш – алар белән яңа Ватан сугышы. Һәм җиңү безнең якта булачак. 1812 һәм 1945 еллардагы кебек!”
Әлбәттә, Ватан сугышына кадәр безгә әле бик ерак, әмма Европа, ким дигәндә, эшне нәкъ менә шундый хәлгә җиткерергә тырышу нияте турында белдерә. Тик менә Русиягә каршы походның хәзерге юлбашчыларында Наполеонның хәрби гение да, Гитлерның фанатикларча үз эшенә ышанучанлыгы да юк.
Русиянең Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Рябков АКШ һәм аларның союздашлары Украинага камилләштерелгән кораллар тапшырып, “ставкаларны арттыруны дәвам итәләр”, әмма Русия махсус хәрби операциясенең максатларына теләсә кайсы очракта да ирешеләчәк, дип ассызыклады.
“Украинага төрле чыганаклардан килә торган барлык бу хәрби техника тулысынча тегермәндә тарткан он кебек булачак”, – дип белдерде дипломат. Сергей Рябков сүзләренчә, Киевка финанс һәм хәрби ярдәм “Украина кризисы”н озайтуга китерә, Русиягә каршы сугышучыларның котылгысыз җиңелүен бераз кичектерә генә.
“Махсус хәрби операциянең максаты, инде күп тапкырлар әйткәнемчә – кешеләрне яклау, беренче чиратта, Русиянең үзен безнең янәшәдәге тарихи территорияләрдә төзергә тырышкан янаулардан яклау”, – диде Русия Президенты Владимир Путин 25 гыйнварда Мәскәү дәүләт университетында студентлар белән аралашу барышында.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.