

- Башкортстан сайлап алу нәтиҗәләре буенча Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә АСИ һәм РАНХиГС оештырган "Ачык сәнәгать" акселераторының 20 катнашучысы арасына керде. Без бик җитди эш уздырдык. Сәнәгать турларының потенциалы зур булуын исәпкә алып, төрле тармаклардагы предприятиеләрне эшкә җигәргә тырыштык. Безнең сигез компания сайлап алу узды. Алар - «Уфа» һәм «Промцентр» индустриаль парклары, «Агыйдел» халык кәсепләре предприятиесе, «ПОЛИЭФ», Благовещен арматура заводы, «Благовещен икмәге», Уфа ТЭЦы һәм Б.И. Можаев исемендәге Павловка ГЭСы. Бу төбәк бизнесының һәм аның продукциясенең танылуын арттырырга, туристлар агымын үстерергә, шулай ук эшче һәм техник һөнәрләрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк бик мөһим проект, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Фото: pravitelstvorb.ru