

"Риваять буенча, сусаклагыч янында һава судносы һәлакәткә юлыга. Зыян күрүчеләр бар. Урынга оператив рәвештә коткаручылар, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгын сүндерү һәм аэромобиль төркеме, һәлакәт медицинасы табиблары чыкты.
Эзләү эшләрен башкарганнан соң, һава судносы яр буенда табылган. Һәлакәт урынына махсуслаштырылган транспортта ашыгыч хезмәтләр - машиналар, аэрокөймәләр һәм һава мендәрендә суднолар белән барып җитә. Урынга килә торган башка юллар юк.
"Экипаж әгъзалары авыр хәлдә. Җирдән барып җитә алмыйбыз", - дип хәбәр итә фельдшер. Аларны "Ка-32" республика янгын-коткару вертолеты белән транспортлау турында карар кабул ителә.
Безгә җирдә һәм һавада хезмәтләр арасында үзара бәйләнешне җайга салырга, шулай ук мондый хәлләрне бетерү өчен кирәкле җиһазлар бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә кирәк иде. Шуны да әйтәсем килә, күнекмәләр уңышлы узды!", - дип яза Ирек Сәгыйтов.
Фото: социаль челтәрләрдән