Монда дәүләт ярдәме, аерым алганда, шәһәр төзелеше эшчәнлеген норматив һәм хокукый җайга салу планында кризиска каршы чаралар мөһим роль уйнады. Бу чараларның тәэсире 2023 елга озайтылды. Узган ел гына да Русиядә актуальлеген югалткан 100 килешүне юкка чыгара алды.
2022 елның мартында Русия Президенты Владимир Путин генпланнарны әзерләү һәм килештерү процедурасын, шулай ук җирләрдән файдалану һәм төзелеш алып бару, территорияне планлаштыру һәм ызанлау кагыйдәләрен гадиләштергән федераль законга кул куйды. Федераль власть урындагы властькә ә иҗтимагый фикер алышулар үткәрү яки мондый документларны раслау өчен ачык тыңлаулар уздыру кирәкме икәнен үзләре хәл итәргә хокук бирде.
«2022 елда Башкортстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге үзенчәлекләре турында» 2022 елның 8 апрелендәге 144нче Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертелде. Документ нигезендә 2023 елда төбәктә ачык тыңлаулар уздыруга мораторий билгеләнә.
Карар проектын әзерләү белән Башкортстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгы шөгыльләнде.
- Төзелеш комплексы алдына амбицияле бурыч куелды. 2030 елга Башкортстан ел саен 4 млн кв. м торак фадалануга тапшырыга тиеш. Шул ук вакытта әлеге бурычны хәл итүдә шәхси торак төзелеше мөһим роль уйнаячак. Бүген аның өлеше 60 проценттан артып китә. Безнең республикада кече катлы төзелешкә ихтыяҗ зур. Кешеләр үз торакларын төзергә тели һәм булдыра ала. Безнең бурыч моңа максималь рәвештә ярдәм итү, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр ассызыклаганча, республиканың территориаль планлаштыруның яңа схемасын формалаштыруга керешәчәкләр. Бу документта, шул исәптән, аз катлы төзелешләр урнаштыру принциплары, шулай ук халыкны урнаштыру челтәр системасын үстерү билгеләнәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru