+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 февраль 2023, 07:45

Радий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең гаиләләре белән очрашты

3 февральдә Ярмәкәй районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Пургин, Иван Кукушкин һәм Сергей Прокофьев гаиләләре белән очрашты.

Радий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең гаиләләре белән очраштыРадий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең гаиләләре белән очрашты
Радий Хәбиров һәлак булган яугирләрнең гаиләләре белән очрашты

Аралашу вакытында Радий Хәбиров якыннарының кайгысын уртаклашты һәм әти-әниләренә лаеклы уллар - чын патриотлар һәм Ватанны саклаучылар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.

- Безнең төп бурыч - аларны истә тоту, даими кайгырту, әти-әниләре, хатыннары һәм балалары турында кайгыртучанлык күрсәтү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы һәлак булганнарның гаиләләренә Шәйморатов орденын тапшырды, моның белән алар батырлык һәм каһарманлык өчен үлгәннән соң бүләкләнде. Александр Пургинның әти-әнисе Клавдия Ивановна һәм Владимир Анисимович, Иван Кукушкинның әти-әниләре - Александр Иванович һәм Галина Алексеевна, Сергей Прокофьевның әти-әниләре - Владимир Сергеевич һәм Ләлә Ринат кызы, шулай ук аның хатыны Екатерина республика җитәкчелегенә игътибарлары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.

Төбәк җитәкчесе хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренә республика кардиодиспансерында дәвалау һәм тернәкләндерү курсын узарга тәкъдим итте.

Радий Хәбиров шулай ук Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Раймановка һәлак булган яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү чараларын күрергә, аларның туган авылларында мемориаль такталар урнаштырырга кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас