+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 февраль 2023, 08:15

Радий Хәбиров Ярмәкәйнең Җиңү паркында һәм музейда булды

3 февральдә Ярмәкәйгә эш сәфәре барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров Ярмәкәй авылының Җиңү паркында булды.

Радий Хәбиров Ярмәкәйнең Җиңү паркында һәм музейда булдыРадий Хәбиров Ярмәкәйнең Җиңү паркында һәм музейда булды
Радий Хәбиров Ярмәкәйнең Җиңү паркында һәм музейда булды

Территориядә тарихи-патриотик объектлар һәм монументлар күп. 2011 елда биредә "МиГ-21" самолеты урнаштырылган, бер ел соңрак - яугир-интернационалистларга һәм локаль сугышларда катнашучыларга һәйкәл. 2012 елда Волгоградтан Мамаев Курганны саклаучылар каны тамган туфракны алып кайтканнар. Җиңү көнендә Советлар Союзы Геройлары мемориалында истәлек билгесе янындагы җиргә капсула салынган.

Республика Башлыгы шулай ук Ярмәкәй Тарих-туган якны өйрәнү музее экспозициясе белән танышты. Элегрәк ул Алтын тауда элекке поликлиникада урнашкан булган, ләкин 1991 елда янгын бинаны юкка чыгарган. Яңа музейны 1996 елда төзегәннәр.

Учреждение директоры Фәйрүзә Әхмәтҗанова музейда биш экспозиция залы булуы турында сөйләде.

- Быел без Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган зур булмаган панорама экспозициясе төзедек. Монда Башкортстанда туып-үскән генерал Иван Андреевич Ласкин турында аерым стенд бар. Нәкъ менә ул 1943 елның башында Гитлер командованиесе белән Сталинград янындагы немец гаскәрләрен капитуляцияләү турында сөйләшүләр алып барган һәм фельдмаршал Фридрих Паулюсны әсирлеккә алган, - дип сөйләде музей директоры.

Башкортстан Башлыгы атаклы совет хәрби җитәкчесенең катлаулы язмышын билгеләп үтте.

"Аның тормышында гаделсез гаепләүләр, кулга алу булган. Ләкин ул үзенең хаклы булуы өчен көрәшкән һәм власть тарафыннан тулысынча акланган. Менә шундый легендар якташларыбыз. Хәтерлибез, горурланабыз һәм баш иябез", - дип язды соңрак Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз постында.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас