Радий Хәбиров алга таба эшнең өстенлекле бурычларын билгеләде. Алар арасында - юллар сыйфатын тәэмин итү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәү системаларын үстерү буенча комплекслы чаралар. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе йөкләмәсе буенча трассаларның аеруча куркыныч участокларын һәм аларның хәвефсезлеген арттыру буенча тәкъдимнәрне анализлаячаклар.
– Мондый проектларны эш тәртибендә тормышка ашырырга, иң күп юл-транспорт һәлакәтләре булган муниципальара юлларны өйрәнергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, беренче уңай тәҗрибә узган елдан бирле Уфа - Благовещен автомобиль юлында гамәлгә кертелә торган чаралар комплексы булды.
Фото: glavarb.ru