Тәкъдим ителгән исәпләүләр буенча, предприятиедә 35 яңа эш урыны булдырылып, проектның бюджеты 448,89 миллион сум тәшкил итәчәк.
- Тәкъдим ителгән инвестицияләр төбәктә импортны алыштыра торган натрий хлораты җитештерүне электролиз технологиясе буенча булдыру максатыннан эшләнде. Шулай итеп, предприятиенең чит ил җитештерүчеләре киткәннән соң бушап калган урынны алу перспективалары бар. Моннан тыш, «Алга» махсус икътисади зонасында проектны гамәлгә ашырганда, инвестор салым ставкаларын киметү, тизләтелгән амортизация, аренда ташламалары, шулай ук ирекле таможня зонасы тәэсиреннән файдалана алачак, - дип аңлатты Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Инвестицион тәкъдимнең төп блокларының берсе проектның нәтиҗәлелеге турында җентекле мәгълүматны чагылдыручы финанс-икътисади күрсәткечләр. Шулай ук кейста тәкъдим ителгән дәүләт ярдәме чаралары белән дә танышырга мөмкин. "Алга" резидентлары өчен гамәлдә булган преференцияләрдән тыш, инвесторга сәнәгатьне үстерү фонды һәм Төбәк лизинг компаниясе программалары кысаларында ярдәм итү өчен өстәмә чаралар да мөмкин булачак.
- Тәкъдим ителгән бизнес-кейста кызыксынган очракта, Үсеш корпорациясе, инвестор сайлаган параметрлар һәм технологик карарлар нигезендә, финанс моделен исәпләп чыгарачак, шулай ук предприятиене тулысынча эшләтеп җибәргәнче, түләүсез ярдәм күрсәтәчәк, - дип өстәде Наил Габбасов.