+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль 2023, 19:55

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре хакында мөрәҗәгатьләр арткан

2022 елда Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәтләре буенча «Минем документлар» Күпфункцияле үзәк офисларына мөрәҗәгатьләр саны, 2021 ел белән чагыштырганда, 60 проценттан күбрәккә арткан (2022 елда - 4148 мөрәҗәгать һәм 2021 елда - 2493 мөрәҗәгать).

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре хакында мөрәҗәгатьләр арткан
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре хакында мөрәҗәгатьләр арткан

Шул ук вакытта Башкортстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләрен арендага бирү хезмәте буенча 2 мең тирәсе мөрәҗәгать рәсмиләштерелгән.

- Без халыкның республика милкендәге җир кишәрлекләрен арендага алу белән кызыксынуын күрәбез. Халыкка якындагы Күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итү уңайлы. Күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерү өчен Министрлык хезмәтләре санын арттыру турында карар кабул ителде. Тиешле документлар - имзалау стадиясендә, — дип ассызыклады Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Башкортстан Республикасы МФЦ директоры Наталья Куприянова билгеләп үткәнчә, 2022 елда МФЦ офислары аша күрсәтелә торган министрлык хезмәтләре саны ел ахырына 11дән 23кә кадәр арткан.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: