+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль , 19:40

Радий Хәбиров Башкортстанның нәтиҗәле җир сәясәте өстенлекләрен билгеләде

7 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Көн тәртибендә - 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар.

Радий Хәбиров Башкортстанның нәтиҗәле җир сәясәте өстенлекләрен билгеләде
Радий Хәбиров Башкортстанның нәтиҗәле җир сәясәте өстенлекләрен билгеләде

Төбәк җитәкчесе үзенең чыгышында министрлыкның эш нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм аның коллективының Башкортстанның тотрыклы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Республика җиңел булмаган 2022 елны лаеклы узды. Без икътисадны кыскартуга юл куймадык, барлык социаль йөкләмәләрне үтәдек. Планлаштырылган масштаблы проектларны уңышлы тормышка ашырабыз, - диде Радий Хәбиров. - Узган ел төбәкнең берләштерелгән бюджеты керемнәре 14,2 процентка артты. Сезнең министрлык бюджетка керүне 13,5 млрд. сумга тәэмин итте, 2021 елга караганда 8,3 млрд. сумга диярлек күбрәк. Бу бик яхшы нәтиҗә.

Башкортстан Башлыгы искә төшергәнчә, 2022 елның декабрендә республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләргә инвентарьлаштыру үткәрү һәм кулланылмый торган барлык сөренте мәйданнарын әйләнешкә кертү бурычын куйды.

- Әлбәттә, моның өчен киң чаралар комплексы кирәк. Әмма сезнең министрлык бу эшне координацияләргә тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республикада хәзер 165 мең гектарга якын файдаланылмый торган җир бар. Һәр гектар республикага эшләргә тиеш.

Төбәк үсешенә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Башлыгы министрлык хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Наталья Полянская министрлык эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Ул коллектив эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен билгеләде, власть органнары һәм муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в