Чарада Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик һәм алдынгы төбәкләр төзүчеләре дә катнашты.
- Мәгълүмат модельләштерү технологияләрен кертү юлы белән капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итү системасына күчү - күптәнге ихтыяҗ. Төзүче, техник заказчы, инвестор тарафыннан капиталь төзелеш объектының мәгълүмат моделен формалаштыру һәм алып бару тәэмин ителгән очракны билгеләү турында Русия Хөкүмәтенең гамәлдәге карарына төзәтмәләр кертелгән инде, - диде Константин Михайлик.
«Төзелешнең санлы контроле» ярдәмче системасында Русия Федерациясе субъектларының эшен оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Әлеге платформа "ДОМ.РФ" предприятиесе торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы нигезендә булдырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru