

Утырыш барышында анда катнашучылар чаралар планы, шулай ук җәмәгать тәртибен саклау һәм бәйрәм итү урыннарында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алышты. Билгеләп үтелгәнчә, 22 февральдә хәрби хезмәткәрләрне бүләкләү булачак, шулай ук "Торатау" Конгресс-холлында тантаналы җыелыш узачак. Ә 23 февральдә Җиңү паркында Советлар Союзы Геройлары А. Матросов һәм М. Гобәйдуллин һәйкәлләренә чәчәкләр салу планлаштырыла.
- Республика Хөкүмәте тарафыннан кызыксынган яклар белән хезмәттәшлектә әзерлек чаралары буенча билгеле бер эш башкарылды да инде. Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру планы проекты формалаштырылды, - дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.
Киңәшмә йомгаклары буенча Ирек Сәгыйтов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына Ватанны саклаучылар көненә багышланган шундый ук тантаналы җыелышлар һәм концерт программалары үткәрүне йөкләде.
Фото: pravitelstvorb.ru