

«КамАЗ» базасында фрезер-роторлы кар чистартучы, автогрейдерлар һәм катнаш юл машиналары Әбҗәлил, Белорет, Бөрҗән, Учалы, Баймак, Благовещен һәм Тәтешле (Краснокама участогы) районнарының юл-төзелеш идарәләренә юнәләчәк. Техника төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юлларны ремонтлауда, төзүдә һәм карап тотуда кулланылачак.
Тантаналы чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Николай Хорошилов, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов, Юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Артем Шамхалов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Үз чыгышында министр билгеләп үткәнчә, «Башкиравтодор» гомум файдаланудагы автомобиль юлларының күп өлешен карап тотучы республиканың система төзүче предприятиесе булып тора.
Предприятиенең генеральный директоры Илдар Юланов ярдәм күрсәткән өчен республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде һәм ДРСУ техникасын яңарту дәвам итәчәген ассызыклады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда "Башкиравтодор" 150 берәмлек техника сатып алган.
Фото: bashinform.ru