

Чара тантаналы һәм патриотик рухта оештырылды. Татар гимназиясендәге тарихи көнне — белем йортының киләчәктә һичшиксез зур җиңүләре һәм уңышлары белән йөрәкләрне яулаячак Бөтенрусия хәрәкәтенә кушылуын укучылар да, мөгаллимнәр дә дулкынлану белән каршылады.
Тантанада мәртәбәле кунаклар — Уфа шәһәр округы советы рәисенең беренче урынбасары, Уфа шәһәр советы депутаты Александр Мельников, аның ярдәмчесе Алевтина Газарьян, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапованың ярдәмчесе, Чишмә районы депутаты Илгиз Хабибов катнаштылар.
Залга тантаналы рәвештә Русиянең һәм Башкортстанның Дәүләт флаглары кертелгәч, илнең һәм республиканың гимннары яңгырады.
“Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенрусия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең идарә башлыгы Григорий Гуровның видеомөрәҗәгатендә котлау сүзләре яңгырады, барлык үрнәкле эшләрдә беренче булуның мөһимлеге билгеләнде.
Балалар, укытучылар һәм кунаклар Русия Президенты Владимир Путинның да видеомөрәҗәгатен тын калып тыңлады. Илебез җитәкчесе яшьләрне кыю булырга, иҗат итәргә, хыялларын тормышка ашырырга чакырды.
Александр Мельников балаларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге көннең истәлекле һәм тарихи булуын билгеләде, аларга барлык изге башлангычларының тормышка ашуларын һәм бу хәрәкәтнең һәр эштә беренче булырга ярдәм итүен теләде.
Илгиз Хәбибов котлау сүзләрендә проектның максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашырачагына ышаныч белдерде.
17-21 декабрьдә Мәскәүдә Русия балалары һәм яшьләре хәрәкәтенең беренче съезды узган иде. Аны Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык оештырды. Съезд кысаларында Русия Федерациясенең 89 субъектыннан 1393 делегат яңа хәрәкәтнең ничек аталачагын билгеләде. Күпчелек тавыш белән «Беренчеләр хәрәкәте»варианты сайланды. Съезд делегатлары шулай ук хәрәкәттә катнашучыларның миссиясе өчен тавыш бирделәр һәм максатларны билгеләделәр: “Русия белән булу”, “Кеше булу”, “Бергә булу”, “Хәрәкәттә булу”, “Беренче булу”. Шулай ук эшчәнлекнең 12 өстенлекле юнәлеше һәм оешманың 11 гомум кыйммәте билгеләнде. Беренче съездда катнашучылар кабул иткән төп нигезләмәләрне бүлеп, бүген 84нче Татар гимназиясе базасында «Беренчеләр хәрәкәте» Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлеген төзү буенча документларга кул куелды.
Гимназия укучыларының инициатив төркеме мәктәп базасында хәрәкәтнең беренчел бүлеген ачу башлангычын белдереп, теләкләрен ишеттерделәр: туган шәһәргә, илгә лаеклы киләчәк тәэмин итәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә, һәр буынны бәхетле ясарга!
— Бүген без зур горурлык белән бик матур оешмага нигез салабыз — “Беренчеләр хәрәкәте”нә. Без милли гимназия буларак та алда булырга тиеш. Укучыларыбыз гел беренче булсын, без булдырабыз! —диде гимназия директоры Равил Идрисов һәм уку йортының казанышлары, укучыларның уңышлары турында сөйләп китте, “Беренчеләр хәрәкәте”нең барлык өлкәдә лидер булырга тиешлеген билгеләде.
Директор әйтүенчә, бу хәрәкәтнең ачылуы бик уңай күренеш. Ул балаларга гаджетлардан аерылып, игътибарларын дөрес якка юнәлтергә ярдәм итәргә тиеш.
Гимназиянең хәрәкәткә кушылырга бирелгән заявкасы Мәскәүдә хупланган, уку йортында яшьләр хәрәкәте 2 февральдән эшли башлаган да инде.
Шулай итеп, 2023 елны 84нче Татар гимназиясе яңа проектлар һәм идеяләр белән башлады, биредә “Беренчеләр хәрәкәте”нең данлы юлы булачагына һәм чагу вакыйгалар, кыю адымнар, зур уңышлар вакыты килгәненә ышаналар.
Фото: Динар Кәлимуллин