“Атнага биш көн эшләүчеләрне февраль ахырында дүрт көн рәттән ял көтә: 23 февраль – бәйрәм, 24 февраль – 1 гыйнвардан күчерелгән ял көне, 25 һәм 26 февраль – бу айдагы ике календарь ял көне.
Моннан тыш, февраль үзе дә кыска ай – быел анда нибары 18 эш көне. Шул ук вакытта, окладта утыручы хезмәткәрләрнең эш хакы ай кыска булганга карап кимеми.
Февральдә эш көннәренең аз булуы бер хезмәт көненең бәясе эш көннәре күбрәк булган башка айлар белән чагыштырганда югарырак булачагын гына аңлата. Шунлыктан февральдә чираттагы ялга китү яки ниндидер сәбәп белән эш калдыру файдалы түгел”, - дип аңлата белгеч.
Фото: my-calend.ru