+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 февраль 2023, 04:44

Җир тетрәгәндә Мөхәммәд кенә исән калган...

Хөсәен Согуд Гарәбстанында изге урыннар буенча гид булып эшләгән. 2013 елда ул шушы ил кызы Мәрвага өйләнгән. 2016 елда аларның кызлары туа. 2020 елда Мәрва биш игезәк тудыра - өч малай һәм ике кыз!

Җир тетрәгәндә Мөхәммәд кенә исән калган...Җир тетрәгәндә Мөхәммәд кенә исән калган...
Җир тетрәгәндә Мөхәммәд кенә исән калган...
Ике көн элек, 6 февральдә, җир тетрәү вакытында Хөсәеннең бөтен гаиләсе йорт җимерекләр астына кала. Бары тик игезәк балаларның берсе - Мөхәммәд исемле малай гына исән калган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 12 мең кешедән арткан.

“Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун” ("Без бөтенебез дә Аллаһы Тәгаләнеке һәм бөтенебез дә Аллаһка кайтабыз”).


Фото: t.me/islamiccapital

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас