- Максим Геннадьевич, Башкортстан туриндустриясе вәкилләре белән узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча ниндидер гамәлләр булырмы? Анда яхшы тәкъдимнәр булдымы?
- Барлык тәкъдимнәр дә яхшы! Иң беренче чиратта, республика барлык федераль мөмкинлекләрне системалы рәвештә файдаланып, туризмны үстерә. Башкортстан һәрвакыт төп программалар буенча лидерлар өчлегендә: урындагы башлангычларга ярдәм итү буенча да, вакыйгалар туризмын үстерү буенча да, башка юнәлешләр буенча да. Икенче яктан, республика бу тармакка үзе дә актив өлеш кертә. Төбәкнең федераль акчаларны шактый актив җәлеп итүенә карамастан, пропорцияләрне карасак, Башкортстан республика бюджетыннан барыбер күбрәк акча сала. Бу республика сүздә түгел, ә чынлыкта туризмның өстенлекле булуын аңлый дигән сүз.
Бүген туриндустрия вәкилләре җәмгыяте мәсьәләләрендә без эшкуарның системалы булуын, ни булганын тирәнтен аңлавын күрдек. Һәм бу тәкъдимнәр - нигездә, тормышка ашырырга кирәк булган әзер башлангычлар. Туроператорга, мәсәлән, Белоруссиягә күчмә туризм белән бәйле түләүләр буенча да шул ук мисал. Әлбәттә, боларның барысын да төзәтергә кирәк. Тиз карарлар да, системалы әйберләр дә бар. Мисал өчен, авылларны шәһәр төзелеше белән җайга салу темасы, алар барысы да бердәм стильдә булсын, һәм башкалар, шундый озайлы проектлар. Шуңа күрә бүген яңгыраганнар барысы да эш буенча иде. Без моны барыбыз да эшкә алырбыз, - диле Максим Решетников.
- Радий Фәритович, Башкортстан картасында туристларны җәлеп итүнең нинди яңа нокталары барлыкка киләчәк?
- Бүген безгә хезмәттәшебез, Русия икътисади үсеш министры Максим Геннадьевич Решетниковка Башкортстанда туризмның ничек үсүен күрсәтү мөһим иде. Моның өчен без "Торатау " геопаркына килдек. Бездә берничә нокта бар. Без шуны күрсәтәбез, дәүләт, туризм индустриясе, кече бизнес тырышлыгы белән туристларны җәлеп итү өчен нокталар формалаштыру бара.
Яңа нокталарга килгәндә, бездә төрле юнәлешләр буенча беренче ел гына бармый торган системалы эш җайга салынган. Бу - юл буе сервисы индустриясен, яңа туристик маршрутларны формалаштыру, шифаханә-курорт челтәрен үстерү. Бу дистәләгән кызыклы туристик объектны бизәү һәм тәртипкә китерү: археологик, мәдәни, тарихи, табигый. Бу - без эшләгән әйбер. Шүлгәнташ мәгарәсе, күчмә цивилизацияләр Евразия музее, Воскресенское бакыр эретү заводы… Озакламый без Белорет районындагы Тирләнгә элекке бакыр эретү заводы территориясенә киләчәкбез. Уникаль бакыр эретү заводы аның калдыклары сакланган Кагада да бар иде. Анда борынгы мәчет тә бар. Болар барысы да билгеле бер вакыт таләп итә. Туристлар агымы арту белән дә без дөрес юлда икәненлегебезне аңлыйбыз. Шуңа күрә республика һәм бөтен Русия халкы өчен Башкортстанны ачуны дәвам итәбез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru