Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Башкортстан Республикасының стратегик эшләнмәләр үзәге» һәм кайбер компанияләрнең Башкортстанда пилотсыз авиация системаларын файдалану буенча эксперименталь хокукый режим кертү турындагы тәкъдимне карады һәм хуплады. Бу хакта Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников республикага эш сәфәре вакытында хәбәр итте. Пилотсыз очучылар йөк ташуда, аэрофотосъемкалар үткәрүдә, шулай ук авыл хуҗалыгында корткычларга каршы көрәш өчен авиахимик эшләр башкара алачак.
Йөк ташу өчен пилотсыз дроннар куллану ерак һәм үтеп керү авыр булган территорияләргә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук алар белән оператив элемтә тәэмин итәчәк. Бүген мондый территорияләрдә йөк ташу йә сезонлы, йә пилотлы һава суднолары тарафыннан башкарыла, алар куллануның тизлеген тәэмин итми һәм йөк ташу өчен икътисади нигезсез. Пилотсыз очкычлар белән аэрофото төшерүгә килгәндә, бу бүгенге көндә кирәкле хезмәтләрнең берсе. Алынган мәгълүматларның оперативлыгы һәм югары төгәллеге белән бәйле өстенлекләр торбаүткәргечләрне, электр линияләрен һәм башка инфраструктура объектларын тикшерү кебек эшләрне башкарганда югары бәяләнә.
Бүгенге көндә авыл һәм урман хуҗалыгында пилотсыз дроннар ккуллану, мәсәлән, авиакомпания эшендә, отышлы. Моннан тыш, бу «төгәл игенчелек» принципларын тормышка ашырырга, бу төр эшне кеше өчен хәвефсезрәк итәргә һәм куллану географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Фото: economy.gov.ru