+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 февраль 2023, 08:45

Радий Хәбиров: "Илеш аягында нык басып тора"

Кичә Илеш районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың көнчыгыш өлешендә урнашкан районнарның авыл биләмәләре башлыклары белән зона киңәшмәсен үткәрде.

Радий Хәбиров: "Илеш аягында нык басып тора"Радий Хәбиров: "Илеш аягында нык басып тора"
Радий Хәбиров: "Илеш аягында нык басып тора"


Көн тәртибендә - территорияләрнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре.
Фикер алышуда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, шулай ук Бакалы, Бүздәк, Илеш, Туймазы, Чакмагыш һәм Шаран районнары авыл советлары вәкилләре – барлыгы 100дән артык кеше катнашты.
Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе "Урындагы башлангычларга ярдәм программасы" буенча сатып алынган муниципаль техника күргәзмәсен, шулай ук урындагы фермерлар продукциясен карап чыкты.
Эшкәртүчеләр һәм авыл хуҗалыгы кооператорлары белән аралашканда Радий Хәбиров республикада эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итү программасы эшләвен искәртте. Предприятиеләр вәкилләре техника һәм җиһазлар сатып алуга субсидияләрдән файдалануларын билгеләп үттеләр. Бу яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирде.
- Республика программасы вакытында кабул ителде, мондый ярдәм өчен зур рәхмәт, – диде алар. - Бүген без кибет киштәләренә сыйфатлы продуктлар китерәбез, алар районнарда җитештерелгән ашлык, сөт, иттән җирештерелгән.
Башкорт аграр-технология колледжы директоры Раил Гомәров уку йортын урта махсус уку йортларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертү мөмкинлеген карауны сорады. Колледжда Илеш районы һәм күрше муниципалитетлардан 800 студент белем ала.
Радий Хәбиров республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына колледжны модернизацияләүне программага кертергә кушты. Исегезгә төшерәбез, төбәк бюджетында 11 колледжны капиталь ремонтлау өчен 463,1 миллион сум каралган.
Башкортстан Башлыгы киңәшмәдә ясаган чыгышында авыл биләмәләре җитәкчеләренә заманча чакырулар шартларында бергәләп эшләгән өчен рәхмәт белдерде.
- Без сезнең белән бик мөһим бурычларны үти торган бер зур команда. Нәкъ менә сез, хөрмәтле башлыклар, кешеләр белән аралашасыз, иң борчыган мәсьәләләрдә халыкка ярдәм итү турында беренче карарлар кабул итәсез. Безнең икътисад һәм социаль-сәяси өлкәнең торышы сезнең эш сыйфатына бәйле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безгә җиңелгә туры килмәде. Коронавирус инфекциясе белән көрәштек, Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез. Бу зур эшегез өчен һәрберегезгә рәхмәт. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре турында даими кайгырту кирәклеген ассызыклап үтәсем килә. Идарә командасының мөһим казанышлары исәбендә төбәк җитәкчесе Башкортстан икътисады тармакларының тотрыклы үсешен атады.
- Бу катлаулы вакытта безнең республика шактый актив үсә. Бу тотрыклылык - безнең уртак эшебезнең төп күрсәткечләренең берсе. Икътисад яхшы темпларда үсә, бездә эшсезлек дәрәҗәсе түбән.
Без зур инфраструктура проектларын тормышка ашырабыз. Сүз уңаенда, Илеш районы аша М-7 федераль трассасының яңа участогы узачак. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Мәскәү–Казан М-12 магистрален озайтачак Казан – Екатеринбург тиз йөрешле юлының бер өлеше булачак, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы урындагы хакимият органнары алдында торган актуаль бурычларны билгеләде. Радий Хәбиров якын киләчәктә зур сәяси вакыйгалар булуын искәртте. 2023 елда Дәүләт җыелышы–Коралтайга һәм 700дән артык авыл Советына сайлаулар узачак. Ә 2024 елда Русия Президентын һәм Башкортстан Башлыгын сайлаулар көтелә.
- Бу - җитди бурыч. Әлеге чараларны әзерләүгә һәм үткәрүгә мөмкин кадәр җаваплы карарга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук иң беренче чиратта авыл торак пунктларына юнәлтелгән социаль әһәмияткә ия проектларга ярдәм турында сөйләде.
Министрлыклар һәм ведомстволар экспертлары катнашлыгындагы тематик эш төркемнәре форматындагы киңәшмәдә катнашучылар тармаклар буенча авыл территорияләрен үстерүнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алар арасында - торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, экология, газ кертү, сәламәтлек саклау, мәгариф.
Башкортстан Башлыгы шулай ук Илеш районына эшлекле сәфәренә йомгак ясады.
- Бу - аягында нык басып торучы муниципалитет. Биредә табигать шартлары, эшләүче кешеләр, үсеш алган социаль инфраструктура яхшы, - диде Радий Хәбиров. - Районга килгәндә, без һәрвакыт республика ничек ярдәм итә ала дип уйлыйбыз. Бүген спорт мәктәбендә йөзү бассейнына капиталь ремонт ясау турында килештек, юллар белән шөгыльләнәчәкбез. Бу сорауларны әкренләп хәл итәрбез.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас