"Безгә Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников килде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада туризм яхшы темплар белән үсә. "Торатау" геопаркы тирәсендәге мәйданчыкларны карап чыктык, кече һәм урта бизнес вәкилләре белән аралашабыз. Бизнес белән сөйләшү эчтәлекле булыр дип ышанам. Нәтиҗәләрне соңрак ясармын, ә әлегә эшлибез", - дип язган Андрей Назаров үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Тулырак видеодан карарга мөмкин.
Фото: Скриншот видео