+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 февраль 2023, 05:37

"Алга" киңәячәк һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк

Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың преференциаль территорияләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрделәр. Ул "Уфа" индустриаль паркы мәйданчыгында узды. Фикер алышуның төп темасы – "Алга" махсус икътисади зонасы территориясен киңәйтү.

"Алга" киңәячәк һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк"Алга" киңәячәк һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк
"Алга" киңәячәк һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк

Киңәшмә башында төбәк җитәкчесе Русия Икътисади үсеш министрлыгы командасына нәтиҗәле эшләре, төрле тармакларда республика үсешенә ярдәм итүче стимуллаштыручы чаралары өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров республиканың преференциаль зоналарына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында урнашкан "Алга" махсус икътисади зонасын киңәйтү дә кирәк.

– Безнең махсус икътисади зона динамик үсештә. Бу - безнең горурлыгыбыз. Әлбәттә, без аның составына яңа мәйданчыклар кертергә, яңа җитештерү объектлары төзү өчен "Уфа" индустриаль паркы территориясен киңәйтергә телибез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Тагын бер перспектив проект - Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Агыйдел шәһәрен үстерү. Без бу территорияне ничек җанландыру, аңа үсеш динамикасы бирү өчен төрле вариантлар эзләдек. Әлбәттә, бу территориянең дә махсус икътисади режим белән "колачлануы" бик яхшы булыр иде.

Максим Решетников билгеләп үткәнчә, кыска вакыт эчендә республика "Алга" махсус икътисади зонасының гамәлдәге мәйданчыкларын өчтән ике өлешкә тутырды. Шуңа күрә төбәкнең аны киңәйтүгә заявкасы нигезле.

- Мондый күрсәткечләргә кайбер махсус икътисади зоналар җиде елдан соң гына ирешә. Шуңа күрә махсус икътисади зонаны киңәйтүнең киләсе этабына гаризаны нигезле дип саныйбыз, - диде илнең икътисади үсеш министры. - "Алга" махсус икътисади зонасы бирә торган преференцияләр һәм ташламалар яңа проектлар өчен тәгаенләнәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас