+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 февраль 2023, 05:53

Монда профессионаллар гына эшли!

Кичә Уфада Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ОДК-УМПО " предприятиесендә булдылар. Ул - илнең турбина двигательләрен эшләүче һәм иң зур җитештерүчеләрнең берсе.

Монда профессионаллар гына эшли!Монда профессионаллар гына эшли!
Монда профессионаллар гына эшли!

Моторлар төзү берләшмәсенең идарәче директоры Евгений Семивеличенко предприятиенең хезмәт коллективы 25 мең кешедән артып китүен сөйләде. Алар "Су", "Миг" самолетлары, шулай ук перспективалы "МС-21" уртача магистраль авиалайнеры өчен көч җайланмалары, газ кудыру агрегатлары өчен приводлар, вертолет двигательләре җитештерә.

Максим Решетников һәм Радий Хәбиров авиация һәм индустриаль двигательләрне соңгы җыю цехында булдылар. Эшләнмәләрне иң югары квалификацияле слесарь-җыючылар комплектлый.

Русия икътисади үсеш министры һәм республика Башлыгы, шулай ук, сынау цехында булдылар, анда двигательләрне төрле режимнарда, шул исәптән форсажда да көйләү һәм тикшерү уздыралар.

Максим Решетников "ОДК-УМПО"ның шәрәфле кунаклар китабында предприятиенең икътисади күрсәткечләре арту теләге белән язма калдырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас