+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 февраль 2023, 17:52

Уртак эшләр нәтиҗәле булачак!

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Адыгея Башлыгы Морат Кумпилов ике республика арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Уртак эшләр нәтиҗәле булачак!Уртак эшләр нәтиҗәле булачак!
Уртак эшләр нәтиҗәле булачак!

Документ Хөкүмәт дәрәҗәсендә төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтүне, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәдәни һәм туристик алмашу, төрле мәсьәләләрдә методик ярдәмне күздә тота.

Хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре турында Радий Хәбиров һәм Морат Кумпилов ике яклы диалог барышында фикер алышты. Аннары делегация киңәйтелгән составта тәкъдимнәр белән алмашты.

- Без бүгенге очрашуга бик шат. Мондый визитлар, һичшиксез, безнең мөнәсәбәтләрне баетуга һәм товар әйләнешен арттыруга ярдәм итә, уртак эшнең яңа мөмкинлекләрен ача. Бүген без "Уфа" индустриаль паркында булдык һәм мондый мәйданчыкларны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, – диде Радий Хәбиров. - Башкортстан икътисады хәзерге шартларда яхшы темплар белән үсә. Без Адыгеядагы хезмәттәшләр белән күп кенә мәсьәләләр буенча эшләргә әзер, иң яхшы тәҗрибәләрне алмашачакбыз. Туризм индустриясе, авыл хуҗалыгы, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы булачак.

Адыгея Башлыгы ике төбәкнең бердәмлеген билгеләп үтте, ул күп юнәлешләр буенча нәтиҗәле диалог төзергә мөмкинлек бирә.

- Безнең республикабыз да күпмилләтле, без Башкортстан белән дуслыкны һәм хезмәттәшлекне югары бәялибез. Бергә эшләү өчен зур потенциал күрәбез, - дип өстәде Мурат Кумпилов. - Адыгея территориясендә без ике якорь проектын гамәлгә ашырабыз. Барыннан да элек, беренчесе - «Лагонаки» тау чаңгысы курорты, ул республикага туризм өлкәсендә керемнәрне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге объектның беренче чиратын 2025 елга төгәлләячәкбез. Икенче башлангыч - зур индустриаль парк төзү. Шуңа күрә бүген «Уфа» паркына бару, сезнең тәҗрибәгезне өйрәнү мөһим һәм кызыклы булды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас