+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 февраль 2023, 05:36

Яңа төзелеш - ул яңа эш урыннары да!

Кичә Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа» индустриаль паркында булдылар, анда алар преференциаль мәйданчык резидентлары проектлары белән танышты.

Яңа төзелеш - ул яңа эш урыннары да!Яңа төзелеш - ул яңа эш урыннары да!
Яңа төзелеш - ул яңа эш урыннары да!

Индустриаль парк Уфаның Шакша бистәсендә 2014 елда 13,6 гектар мәйданда оештырылган. Биредә 18 резидент эшли, алар барлыгы 1,6 мең эш урыны булдырган.

Белоруссиянең "Амкадор" холдингының төзелеш мәйданында ашлык эшкәртү өчен машиналар һәм җиһазлар җитештерү буенча завод төзелә. Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрендә Беларусь Премьер-министры Роман Головченко һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге масштаблы проектка старт биргәннәр иде.

Башкортстанның Үсеш корпорациясе директоры Наил Габбасов визит вакытында яңа предприятиегә индустриаль парклар резидентларына преференцияләр биреләчәге турында сөйләде. Моннан тыш, республика Сәнәгатьне үстерү фонды ташламалы займ алуда ярдәм итәчәк.

Радий Хәбиров, быел җәй Уфада узачак X Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы кысаларында җитештерүне эшләтеп җибәрергә ниятлибез, дип билгеләп үтте.

"Амкодор-Агыйдел" холдингының урындагы бүлекчәсе директоры Федор Домотенко аңлатып узганча, предприятиедә бөртекле, бөртекле-кузаклы, ярма һәм майлы культураларны урып-җыйганнан соң эшкәртү өчен ашлык чистарту-киптерү комплекслары чыгарылачак.

Индустриаль парк территориясендә Максим Решетников һәм Радий Хәбиров шулай ук "Кроношпан-Башкортстан" предприятиесендә булдылар. Предприятие ДСП плитәләре чыгара, шул исәптән ламинатланган плитәләр дә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас