+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2023, 08:50

Авария хәлендәге торактан күчерү ничек бара?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Авария хәлендәге торактан күчерү ничек бара?Авария хәлендәге торактан күчерү ничек бара?
Авария хәлендәге торактан күчерү ничек бара?


“Быел без 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган торактан халыкны күчерүне тәмамлыйбыз. Дүрт ел эчендә (2019 елдан 2022 елга кадәр) республика авария хәлендәге йортлардан 6800гә якын кешене күчерде (бу 84 мең кв. м.). Бу максатларга 10 мең кв. м. торак төзисе калды. Гәрчә адреслы программа 2023 елның ахырына кадәр гамәлдә булса да, эшләрне күпкә иртәрәк - 1 июньгә кадәр тәмамларга планлаштырабыз.

Киләсе бурыч - 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне күчерүгә федераль финанслауны алу. Мондый йортлар республикада 600гә якын. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондына заявканы агымдагы программа тәмамлангач ук формалаштыра башлыйбыз, шуңа күрә темпларны тизләтәбез.

Сүз уңаеннан, Уфада 2017 елның 1 гыйнварыннан соң авария хәлендәге дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү инде алып барыла. 2021 елдан 31 мең кв. м. мәйданлы 890 бинадан 2500дән артык кеше күчерелгән.

Программада катнашучы муниципалитетлар башлыкларына йортларны сафка кертү срокларын өзмәс өчен мәсьәләне аерым контрольдә тотуны йөкләдек. Безгә эшне вакытында тәмамлау мөһим”, - дип яза ул.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас