+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2023, 05:24

“Башкалар – җиде елда, Ә сез – ике елда!”

Федераль министр Максим Решетников Башкортстанда күргәннәреннән бик канәгать калды.

“Башкалар – җиде елда, Ә сез – ике елда!”“Башкалар – җиде елда, Ә сез – ике елда!”
“Башкалар – җиде елда, Ә сез – ике елда!”
Республикага эш сәфәре белән килгән Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районы территориясендә “Торатау” геопаркы һәм өлкән буын өчен “Башкортстанда озын гомерлелек” туризм проектын арытаба үстерү перспективалары белән таныштылар. Ул төбәктә 2020 елның көзендә төбәк җитәкчесе башлангычы белән старт алды.

– Соңгы елларда Башкортстанда туризмның яхшы темплар белән үсүе бик мөһим. Власть бу эшне эзлекле алып бара. Нәкъ менә шундый урыннарда зур проектлар формалаша, чын милли асылташлар барлыкка килә. Киләчәк шул исәптән уңайлы туризм үсешендә. Һәм монда да бу эшнең нәтиҗәләре бар, – диде Максим Решетников.
Арытаба алар “Кышкы Сабантуй” халык бәйрәмендә катнашты, җәядән ук атуны һәм “Аударыш” көрәшен карады. Бәйрәм мәйданчыгында халык кәсебе һәм фермер продукциясе эшләнмәләре ярминкәсе, иҗат коллективлары чыгышлары оештырылды.
Геопарк территориясендә Максим Решетников һәм Радий Хәбиров “Торатау” чолыкчылык умарталыгында булдылар. Агымдагы елда төбәктә әлеге төр умартачылыкка ярдәм итүгә 20 миллион сум юнәлтеләчәк. Арытаба алар “Шишки” этнокомплексы базасында республиканың туризм индустриясе вәкилләре белән очрашты. Анда территорияләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм тармак проектларына ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.
Русиянең икътисади үсеш министры соңгы елларда Башкортстанның илдә туризм инфраструктурасын үстерү һәм туристларны җәлеп итү буенча алдынгы урыннарда торуын билгеләп үтте.
Республика Башлыгы туризм өлкәсен комплекслы үстерү өчен мөмкинлекләрне туплаучы төп эш юнәлешләре турында сөйләде.
Территорияләрнең туристик җәлеп итүчәнлеген арттыруда табигый-тарихи объектлар да зур әһәмияткә ия. Узган елның июлендә Бөрҗән районында “Шүлгәнташ” музей комплексы ачылды һәм тагын бер колачлы проект – Чишмә районында Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее төзелә башлады. Аның янында, шулай ук, күпсанлы туристик-ял итү мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Быел ук инде музей территориясендә 200 квадрат метр мәйданлы визит-үзәк төзеләчәк.
Табигый объектларны саклау өчен төбәктә геопарклар үсә. Шуларның берсе “Янгантау” Русиядә берен­челәрдән булып ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә керде.
Арытаба очрашуда катнашучылар туризм индустриясен үстерү буенча тәкъдимнәр һәм тармак башлангыч­ларына ярдәм итүнең иң мөһим чаралары турында фикер алышты.
– Барлык тәкъдимнәр дә яхшы! Иң беренче чиратта, республика федераль мөмкинлекләрне системалы рәвештә файдаланып, туризмны үстерә. Башкортстан һәрвакыт төп программалар буенча лидерлар өчлегендә. Икенче яктан, республика бу тармакка үзе дә актив өлеш кертә. Төбәкнең федераль акчаларны шактый актив җәлеп итүенә карамастан, нисбәткә салып карасак, Башкортстан республика бюджетыннан барыбер күбрәк акча сала. Бу республика сүздә түгел, ә чынлыкта туризмның өстенлекле булуын аңлый дигән сүз. Шуңа күрә бүген яңгы­раганнар – барысы да эшлекле тәкъдимнәр, – диде Максим Решетников.
– Бүген безгә, Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетниковка Башкортстанда туризмның ничек үсүен күрсәтү мөһим иде. Моның өчен без “Торатау” геопаркына килдек.
Яңа нокталарга килгәндә, бездә төрле юнәлешләр буенча берничә ел гамәлдә булган системалы эш көйләнгән. Бу – юл буе сервисы хезмәте индустриясен, яңа туристик маршрутларны формалаштыру, шифаханә-курорт челтәрен үстерү. Болар барысы да билгеле бер вакыт таләп итә. Туристлар агымы арту белән дә без дөрес юлда икән­легебезне аңлыйбыз. Шуңа күрә республика һәм бөтен Русия халкы өчен Башкортстанны ачуны дәвам итәбез, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Уфа” индустриаль паркында булдылар. Анда алар өстен­лекле мәйданчык резидентлары проектлары белән танышты.
Шул ук көнне Максим Решетников һәм Радий Хәбиров “Уфа” индустриаль паркы мәйданчыгында респуб­ликаның өстенлекле террито­рияләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрделәр. Фикер алышуның төп темасы – “Алга” аерым икътисади зонасы территориясен киңәйтү.
Радий Хәбиров республиканың өстенлекле зоналарына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында урнашкан “Алга” аерым икътисади зонасын киңәйтү дә кирәк.
– Безнең аерым икътисади зона динамик үсештә. Бу – безнең горурлыгыбыз. Әлбәттә, без аның составына яңа мәйданчыклар кертергә, яңа җитештерү объектлары төзү өчен “Уфа” индустриаль паркы территориясен киңәйтергә телибез, – диде Радий Хәбиров.
– Мондый күрсәткечләргә кайбер аерым икътисади зоналар җиде елдан соң гына ирешә. Шуңа күрә аерым икътисади зонаны киңәйтүнең киләсе этабына гаризаны нигезле дип саныйбыз, – диде илнең икътисади үсеш министры. – “Алга” аерым икътисади зонасы ташламалары яңа проектлар өчен тәгаенләнәчәк.
Арытаба Максим Решетников һәм Радий Хәбиров Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булдылар. Ул – илнең турбина дви­гательләрен эшләүче иң зур җитештерүчеләрнең берсе.
Максим Решетников һәм Радий Хәбиров авиация һәм индустриаль двигательләрне җыю, шулай ук, сынау цехында булдылар, анда двигатель­ләрне төрле режимнарда, шул исәптән форсажда да көйләү һәм тикшерү уздыралар.
Максим Решетников һәм Радий Хәбиров Башкортстан белән идарә итү үзәгендә булдылар. Биредә Максим Решетниковка социаль чел­тәрләрдән мөрәҗәгатьләр белән эшләү үзен­чәлекләре турында да сөйләделәр.
Максим Решетников билгеләп үтүенчә, мондый үзәкләр бөтен ил буенча бик катлаулы һәм мөһим бурычларны хәл итә. Аларның көйле эш итүенә гомум нәтиҗә бәйле.
Максим Решетников һәм Радий Хәбиров, шулай ук, Республика белән идарә итү үзәгендә урнашкан Ситуацион үзәктә булдылар. Үзәк экспертлары белгечләрнең барлык актуаль мәсьәләләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катна­шучыларның гаилә­ләренә ярдәм итү белән бәйле мәсьәләләр буенча халык мөрәҗә­гатьләрен эшкәртүләре турында сөйләделәр.
Моннан тыш, алар Башкорт­станның Үсеш корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге эш­чәнлеге белән танышты. Ике институт та инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге зур проектларны алып бара.
Шунда ук Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның рәсми очрашуы үтте.
– Хөрмәтле Максим Геннадьевич! Республикага килү мөмкинлеген тапканыгыз өчен рәхмәт. Эш программасы кысаларында без үсеш нокталарыбызны күрсәтергә, уртак карарлар таләп итүче актуаль мәсьә­ләләрне карарга тырыштык, – диде Радий Хәбиров. – Безнең Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы командасы белән тыгыз хезмәттәшлек итүебез мөһим, һәм без төбәк үсешенә ярдәм итүче киң мөмкинлекләр өчен рәхмәтле. Без аларны мөмкин кадәр киң кулланырга тырышабыз.
Русиянең икътисади үсеш министры төп тармакларда тотрыклылыкны тәэмин итү буенча төбәк властеның эшчәнлеген югары бәяләде.
– Безнең өчен Башкортстанның без билгеләгән һәм төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә торган проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе мөһим, – диде Максим Решетников. – Шул ук вакытта сез федераль программаларны үз карарларыгыз белән оператив рәвештә тулыландырасыз, алар республи­каның тәгаен ихтыяҗларын чагылдыра. Бу җәһәттән сезнең продуктив эшегез хөрмәт уята.
Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында булдылар. Биредә алар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас