

«Башкортстан продуктлары» проектының дипломантлары үз продукциясен «Кече бизнеска - зур киштә!» кече эшкуарлык өлкәсендә партнёрларның беренче федераль конференциясендә күрсәтте. Аерым алганда, проектта катнашучылар үзләре җитештергән эшләнмәләрне: умартачылык продукциясен, ит ризыкларын, кымыз, чәк-чәк, бавырсак, гөмбә һәм яшелчә консервациясен күрсәтте.
Чара Санкт-Петербургта Русия Федерациясе Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә "X5 Group" азык-төлек ваклап сату компаниясе тарафыннан оештырылды.
- Сәүдә челтәрләре төбәк җитештерүчеләренең потенциаль мөмкинлекләрен югары бәяли һәм алар белән хезмәттәшлекнең перспективаларын күрә. Моның белән федераль ритейлның кече һәм урта эшкуарлыкка кызыксынуы һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә нияте бәйле, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Чарада азык-төлек продуктларын локаль җитештерүчеләр, кече бизнесның өлкә компанияләре, X5 сәүдә челтәрләре белән тәэмин итүчеләр, хакимият органнары, эшлекле берләшмәләр һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре катнашты. Конференциягә агробизнес һәм фермерлыкны тәкъдим итүче барлыгы 500дән артык катнашучы теркәлде.