

Подрядчы оешма вәкилләре мәйданчыкта яшелләндерү эшләре башкарылу, җәяүлеләр һәм велосипед юллары салыну, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылу, урам утлары монтажлану турында сөйләде.
Моннан тыш, проект кысаларында паркка керү юлында тарихи арканы тергезәләр. Аны республикада чыгарылучы табигый таштан ясаганнар. Иҗтимагый киңлекне ачу быел майда планлаштырыла.
- Без бу паркны реконструкцияли башлагач, ветераннар һәм күрше йортларда яшәүчеләр оригиналь капкасын тергезүне сорады. Менә шулай эшлибез дә. Матур килеп чыга, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru