+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 февраль 2023, 18:10

Республика коткаручылары Төркиядән кайтты

Бүген, 17 февральдә, Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы ирекле коткаручыларны каршы алды.

Республика коткаручылары Төркиядән кайттыРеспублика коткаручылары Төркиядән кайтты
Республика коткаручылары Төркиядән кайтты

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты авария-коткару хезмәтенең эзләү-коткару отряды хезмәткәре Денис Габдрәхимов республика җитәкчелегенә җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерү операциясен оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

- Барыгызга да эшегез өчен рәхмәт! Сезнең миссиягез авыр иде һәм сез аны намус белән үтәдегез. Сезнең 6 кешене, шул исәптән 2 баланы коткаруыгыз мөһим. Төрек ягы да сезгә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтә. Авыр минутта без җавап бирдек һәм ярдәмгә килдек - бу халкыбыз традициясе. Сезнең белән горурланабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас