+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 февраль 2023, 14:29

Уфада бакчачылар форумы узды

Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика бакчачыларының икенче “SMART-садовод” форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Уфада бакчачылар форумы уздыУфада бакчачылар форумы узды
Уфада бакчачылар форумы узды

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Русия Дәүләт думасы депутатлары, Башкортстанның бакчачылык берләшмәләре җитәкчеләре, тармак үсеш институтлары белгечләре, илнең башка төбәкләреннән делегатлар катнашты.

Радий Хәбиров үзенең чыгышында «SMART-бакчачы» беренче форумы йомгаклары буенча кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеге, шулай ук бакчачылык тармагына ярдәм итүнең яңа юнәлешләре турында сөйләде. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика территориясендә 500 меңгә якын кеше бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Төбәктә 1,5 мең бакча коммерция карамагында булмаган ширкәтләр (СНТ) теркәлгән. Аларны яклау системалы нигездә төзеләчәк.

Төбәк җитәкчесе эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Алар арасында - юл челтәрен модернизацияләү. Узган ел дача бистәләренә керү юлларын ремонтлауга 66 миллион сум акча киткән. Юллар 79 бакчачылык ширкәтендә ремонтланган, аларның участокларында 23 мең кеше бар.

Актуаль мәсьәләләр арасында төбәк җитәкчесе СНТ территориясендә янгын хәвефсезлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итүне, шулай ук эре торак пунктларда бакчачылык продукциясен сату өчен махсус бушлай мәйданчыклар булдыруны атады.

Чыгышының азагында Башкортстан Башлыгы СНТ үсешенә кагылышлы ике яңа башлангыч турында игълан итте.

- Без масштаблары буенча торак пунктларга якынайган бакча ширкәтләрендә беренче фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыра башларга әзер. Әгәр аларга ихтыяҗ булса, киләчәктә программаны берничә елга формалаштырырбыз, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас