

— Бүген Әфганстан һәм башка сугышларда катнашкан яугирләрне искә алабыз, алар алдында баш иябез. Чыннан да, 10 ел дәвамында барган бу көрәштә егетләребез үзләрен геройларча күрсәтте һәм бүген дә герой булып калалар. Безгә, киләчәк буынга, аларны истә тотарга кирәк, — диде гимназия директоры Равил Идрисов.
— Бүген хәрби форма кигән балаларны күрүемә шатмын. Димәк, биредә патриотик эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Сез 2014 елдан башлап Луганск һәм Донецк халкына гуманитар ярдәм күрсәтеп торасыз. Шуның өчен дә сезгә зур рәхмәт.
Барлык укучыларга яхшы укырга кирәклеген тагын бер кат әйтеп китәм. Егетләребезгә җаваплы булуларын телим, чөнки сез — булачак Ватан сакчылары.
Әфганстан сугышында 10 меңгә якын якташыбыз катнашты, шуның 346сы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды, 6 егетебез хәбәрсез югалды. Без аларны онытмаска, истә тотарга тиеш, – диде Тимерҗан Рәҗәпов.
Арытаба мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары патриотик җырлар башкарды һәм Тимерҗан Рәҗәпов кулыннан грамоталар белән бүләкләнде.
Чара ахырында 84нче Татар гимназиясе Тимерҗан Рәҗәповка махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга, Донбасска илтер өчен иң кирәкле әйбәрләр тупланган тартмалар тапшырды. Ил мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребез өчен мәктәп укучылары, ата-аналар һәм укытучылар кирәк-яраклар җыйган. Алар арасында укучыларның солдатларга язган хатлары да бар. Тимерҗан Рәҗәпов белдерүенчә, егетләребез хатларны аеруча зур ихласлык һәм җылылык белән кабул итә.