+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 февраль 2023, 10:45

Сибай кешеләр яшәргә һәм эшләргә теләгән шәһәр булырга тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 18 февральдә эш сәфәре белән Сибай шәһәрендә булды.

Сибай кешеләр яшәргә һәм эшләргә теләгән шәһәр булырга тиешСибай кешеләр яшәргә һәм эшләргә теләгән шәһәр булырга тиеш
Сибай кешеләр яшәргә һәм эшләргә теләгән шәһәр булырга тиеш
Премьер-министр шәһәр Советы утырышында һәм 2022 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чарада катнашты, шулай ук берничә социаль объектта булды.
Шәһәр Советы утырышын ачып, Андрей Назаров узган ел нәтиҗәләре икътисадның һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсешен күрсәтә, дип билгеләп үтте.
- Сибайда сәнәгать җитештерүен элекке дәрәҗәдә диярлек саклап калдык (үзебездә җитештерелгән товарларны озату – 98,8 процент, шул исәптән сәнәгать секторында – 98,1 процент). Торак төзелеше күләме 40 процентка арткан (19 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган). 12 километр юл ремонтланган, алар арасында – Индустриаль шоссе һәм Төяләс поселогындагы юл. Элемтә операторы белән берлектә Сибай-Акъяр трассасын 100 километрдан артык тотрыклы мобиль элемтә белән тәэмин иттек, - диде Андрей Назаров.

Сибай демографик һәм социаль үсеш буенча беренче урында тора. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе республикада иң түбән. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту дәвам итә: узган ел Сибай филармониясен реконструкцияләү төгәлләнде (дүрт ел эчендә проектка 540 миллион сумнан артык акча салынды), 6нчы мәктәпне реконструкцияләүгә проект документациясен эшләү каралган.

- Сибай – Урал аръягы башкаласы булды һәм хәзер дә шулай. Аның “система барлыкка китерүче" роле Урал аръягын үстерү Стратегиясендә 2030 елга кадәр беркетелгән. Аның кысаларында инвестицияләр күләме 176 миллиард сумга якын булган 69 төп чараны гамәлгә ашыру каралган. Аларның күбесе буенча актив эш бара, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Андрей Назаров Стратегиягә кертелгән берничә эре проект турында сөйләде. Шуларның берсе – 160 километр озынлыктагы “Сибай-Подольск-Новорудная" тимер юл линиясе төзелеше. Бу тимер юл Урта һәм Төньяк Уралның көнчыгыш районнары белән Казахстан, Урта Азия, Кытай, Түбән Идел һәм Кавказ районнары арасында туры элемтә булдырачак. Планлаштырылган йөк әйләнеше ел саен 4 миллион тоннага кадәр тәшкил итәчәк.

Премьер-министр искә алган тагын бер проект – 500 киловольтка исәпләнгән яңа подстанция төзү. Подстанцияне 2026 елга эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Урал аръягын үстерү буенча башка проектлар арасында Сибайда “БелАЗ” һәм “МоАЗ” компанияләре тарафыннан карьера үзбушаткычларын һәм җир асты эшләре өчен машиналар ремонтлау буенча сервис үзәкләре булдыру, “Ласселсбергер” компаниясе белән берлектә "Худолазское месторождение" комплексын эшләтү, тау-баектыру фабрикасында эшне тергезү өчен башка предприятиеләргә тапшыру да каралган.

- Сибайның үсеш перспективалары зур. Безнең алда бурычлар катлаулы, һәм аларны уңышлы башкару безнең һәрберебезгә бәйле икәнен аңлау мөһим. Без Сибайны яшәргә һәм эшләргә теләгән шәһәр итәргә тиеш, - диде Андрей Назаров.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов үзенең чыгышында инвестицион активлык темасына басым ясады.

Аның белдерүенчә, соңгы өч елда Сибайда инвестицияләр тотрыклы рәвештә үсә – бу вакыт эчендә инвестицияләр күләме 80 процентка арткан. Узган елның 9 аенда инвестицияләр 2,3 тапкыр арткан һәм 2,4 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Өстәвенә, бөтен күләм бюджеттан тыш секторга туры килә, бу бик мөһим. Хәзер шәһәрдә 5 миллиард сумлык 5 инвестицион проект гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Моратов шулай ук Сибайда эшкуарлык үсешендә уңай динамиканы билгеләп үтте, “Урал” Бөтенрусия инвестицион форумының әһәмиятен ассызыклады.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас