

Яңа учреждениеләр Уфа, Нефтекама һәм Сибайда барлыкка киләчәк. Мисал итеп Стәрлетамак тәҗрибәсе ярдәм итәчәк, анда СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәге февраль уртасыннан бирле эшли.
Стәрлетамак хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов элек хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәмнең төрле урыннарда җыелуы хакында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ярдәм күләме арту белән бу эшне тәртипкә китерү кирәклеге туды. Моннан тыш, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары төрле мәсьәләләр буенча консультацияләргә мохтаҗ.
Үзәкне булдыру турында карар узган ел ахырында шәһәр предприятиеләре Директорлар советы утырышында кабул ителде. "Башкортcтан сода компаниясе" ярдәме белән бинага ремонт ясалды һәм җиһазландырылды. Офис мәйданы -200 квадрат метр.
Төбәк җитәкчесе республика Хөкүмәтенә һәм муниципалитет башлыкларына 1 апрельгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең тагын 3 үзәген булдыруны йөкләде.
- Тагын 3 үзәк булдыру бурычын куябыз. Ике атна эчендә алар өчен кирәкле урыннарны табу мөһим. Уфада үзәкне «Бердәм Русия» башкарма комитеты базасында оештырырга мөмкин. Минем анда кабинетым бар, мин аны бирергә әзер, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru