

Кунаклар сараенда узган тантанада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, төбәкләрнең законнар чыгару җыелышлары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Журналистларга биргән интервьюсында Радий Хәбиров Русия Президенты Юлламасының төп тезисларын шәрехләде.
- Әйдәгез, хис-кичерешләрдән башлыйк. Юллама катлаулы вакытта игълан ителә, һәм без монда аеруча хисләр белән килдек. Мин бу тантанада беренче генә тапкыр катнашмыйм, һәм шундый үзенчәлекне әйтәм - Президент Юлламасының шактый өлешен катнашучылар аягүрә басып тыңлады. Чөнки Владимир Владимирович Путин бу чорда безнең ил һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле булган нәрсәләрне сөйләде, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, без махсус хәрби операция кысаларында гамәлгә ашырыла торган бурычларны раслау булыр дип көттек һәм аңлый идек. Тагын төп бурыч - Донбасска ярдәм итү, безнең дүрт яңа территориябез турында әйтелде.
Хәрби хезмәткәрләрне, СВОда катнашучы барлык кешеләрне яклау чаралары турында әйтелде. Президент хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, шул исәптән һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт фондын булдыру турында карар кабул итте. Фонд бүлекчәләре ел ахырына кадәр Русия Федерациясенең барлык субъектларында да җәелдереләчәк.
Яугирләр белән күп тапкырлар сөйләшкән мөһим норма - бу, әлбәттә, отпуск. Безнең сугышчылар арыйлар, бик зур стресс кичерәләр. Шуңа күрә ял кирәк. Президент ярты елга бер тапкыр хәрби хезмәткәрләргә, юлны исәпкә алмыйча, 14 көнлек ял бирергә кушты.
Президент үсеш һәм икътисадыбызның тотрыклылыгын тәэмин итү өлкәсендә зур бурычлар куйды. Бу - чыннан да, төбәк башлыклары өчен иң мөһим бурычларның берсе. Сәнәгать өлкәсендә безнең бурыч - бу чорда аны саклап калу гына түгел, ә илебезнең алга таба үсешен тәэмин итү. Ягъни без алга таба ачык хәрәкәт итәргә тиеш. Статистика күрсәткәнчә, апокалиптик фаразларга карамастан, илдә сәнәгать кимү нибары 2 процент тәшкил иткән. Әгәр безнең республика турында сөйләсәк, без, гомумән, 2022 елны плюс белән 3 процентка тәмамладык.
Без күптән сәнәгать ипотекасы буенча карар көттек. Президент аны игълан итте инде, акча керә. Финанслау чыганагы - Русия бюджеты. Алга таба хәрәкәт итәчәкбез.
Безнең барыбызга да кагыла торган аерым норма - Президентның стратегик һөҗүм коралларын чикләү турындагы Килешүдә катнашуны туктатып тору турындагы карары. Бу мөһим. Ниндидер мизгелдә бу сорауларга нокта куярга кирәк. Әгәр безне һәрвакыт кимсетергә тырышалар икән, безнең ил үз хәвефсезлеге турында уйланырга тиеш.
Кабатлап әйтәм, мин Юлламада беренче тапкыр гына катнашмыйм, әмма бүген аерым хисләр кичерәм. Без - бер зур ил, бердәм халык. Һәм без, әлбәттә, җиңәчәкбез!
Фото: glavarb.ru