

Русия Стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешүдә катнашуын туктатып тора.
- Кабатлап әйтәм - килешүдән чыкмый, ә катнашуны туктата. Бу мәсьәлә буенча фикер алышуга кире кайтканчы, без шуны аңларга тиеш, Франция һәм Бөекбритания кебек Төньяк атлантик альянсның шундый илләре ни өчен дәгъва кыла, без аларның стратегик арсеналларын исәпкә алабыз.
Оборона министрлыгы яңа атом-төш коралы сынауларын үткәрүгә әзер булырга тиеш. Беренче булып без моны, әлбәттә, эшләмәячәкбез. Әмма Кушма Штатлар бу сынауларны үткәрсә, әзер булырга тиеш.
Русия теләсә нинди чакыруларга җавап бирәчәк, чөнки без барыбыз да бер ил, бер зур һәм бердәм халык. Без үзебезгә һәм көчебезгә ышанабыз, дөреслек безнең якта, - диде Владимир Путин.
Фото: bashinform.ru