

- Федераль дәрәҗәдә дә, региональ дәрәҗәдә дә бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларын булдыру буенча системалы эш кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм бу өлкәдә эшләүчеләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирде. Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 694,5 миллион сум акча бүлеп бирелде, бу узган елдагыдан 7,8 процентка күбрәк, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Агымдагы елда МСП субъектлары өчен ташламалы кредитлау, салымны киметү программалары дәвам итә. Ярдәмнең киңәйтелгән программасына IT-компанияләр, аграрийлар исәп тота ала. Быел 31 мартка кадәр кече һәм урта бизнес кредит каникуллары белән файдалана ала.
Башкортстан Республикасында уңайлы шартлар булдыру эше дәвам итәчәк: болар - бушлай консультацияләр, акселерацион һәм мәгариф чаралары уздырудан алып, финанс чараларын киңәйтүгә кадәр. Мәсәлән, «Башкортстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе» җәмгыяте МСП субъектларын җиһазлар гына түгел, йөк транспорты, автобуслар, махсус техника, кече суднолар һәм туризм өлкәсе өчен транспорт чаралары сатып алуга ташламалы лизинг белән финанслауның яңа программасын әзерләде. «Башкортстанның микрокредит компаниясе» эшкуарлык заемнары буенча төп ставканы 6 процент күләмендә саклый, ә республикабыз моношәһәрләре эшкуарлары өчен - елына 3,75 процент.
Яшь эшкуарларга һәм социаль предприятиеләргә грант ярдәме күрсәтү өчен 209,3 миллион сум акча җибәреләчәк.