+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 февраль 2023, 11:52

"Патриотик эшкә һәркем җәлеп ителергә тиеш"

Русия Герое бүген туган ягында үтүче чараларда катнаша.

"Патриотик эшкә һәркем җәлеп ителергә тиеш""Патриотик эшкә һәркем җәлеп ителергә тиеш"
"Патриотик эшкә һәркем җәлеп ителергә тиеш"

Русия Герое Рәфыйк Ихсанов та бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты һәм үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Үзем Мәскәүдә яшәсәм дә, бүген мин туган ягымда. Минем өчен бу - һөнәри бәйрәм, чөнки мин - хәрби кеше. Башкортстанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үтүе бик шатландыра. Барыбыз өчен дә бу - зур вакыйга. Без, ветераннар, үзара очрашып, аралашып торабыз, соңгы елда үзебез башкарган эшләр турында сөйләшәбез.

Ветераннарга ярдәм итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү бик кирәк. Мәсәлән, без Мәскәүдә Башкортстанның тулы вәкиллеген - Ветераннар һәм Русия Геройлары комитетын төзедек. Бу комитет безнең эшчәнлекне үстерә. Республиканың барлык шәһәрләрендә дә социаль, патриотик чаралар үткәрергә уйлыйбыз. Патриотик эшне даими һәм комплекслы рәвештә үткәрергә кирәк. Моны җитәкчелек тә, гади халык та яхшы аңлый", - диде ул.

Фото: pandia.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас