+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 февраль 2023, 08:09

Республикага туристик поезд килде

"Яркие выходные на Урале" проекты кысаларында бүген Уфа тимер юл вокзалына ике катлы туристик поезд килде. Анда Уфага Самарадан 235 турист, шул исәптән "Белем вагоны" составында укучылар килде.

Республикага туристик поезд килдеРеспубликага туристик поезд килде
Республикага туристик поезд килде

Башкортстан башкаласында кунаклар шәһәр тарихының иң якты битләре белән таныша, Башкортстанның Милли музеенда була, укчы һәм курайчы чыгышларын күрә, шулай ук башкорт ризыкларын татып карый алачак.

Алга таба поезд туристларны Екатеринбургка алып китәчәк, анда ошаган экскурсия программаларының теләсә кайсын сайлап алырга мөмкин булачак.

Урал башкаласына ике катлы туристик поездда шулай ук Уфадан 50 турист китәчәк, алар арасында 18 укучы да булачак.

Укучылар өчен тур кысаларында төбәкләрдә махсус экскурсия программасы һәм юлда интерактив-танып белү программасы эшләнәчәк.

Турларны оештыру һәм броньлау турында мәгълүматны «Русия Тимер юллары» сайтының «РЖД белән туризм» бүлегендә алырга мөмкин.

Фото: rzd.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас