

Төзек булмаган газ җиһазлары белән бәйле гадәттән тыш очракларда 4 кеше үлгән һәм тагын 10 кеше зыян күргән.
Ә быел газ җиһазлары белән бәйле 6 инцидент булды, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булды, ә 4 кеше җитди җәрәхәтләр алды. Мәгълүматларны эфирда Баш идарә начальнигы вазыйфасын башкаручы Эдуард Идрисов яңгыратты.
- Соңгы биш елда булган вакыйгаларны анализлау статистиканың артуын күрсәтте. Әгәр 2016 елда вакыйгалар саны 30га якын булса, үткән елда 41 очрак булган, - диде Эдуард Идрисов.
Фото: bashinform.ru