+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Февраля 2023, 03:20

Карлар ява, буран котыра...

Республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчеләренә юлларны һәм территорияләрне чистарту эшен көчәйтергә кушты.

Карлар ява, буран котыра...Карлар ява, буран котыра...
Карлар ява, буран котыра...
Кичә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ирекле коткаручыларны бүләкләде. “Бөтен отрядка рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү – республикабызның матур традициясе. Төркиягә бик вакытлы һәм югары профессиональ ярдәм күрсәттегез. Иң мөһиме – сез алты кешене, шул исәптән ике баланы, коткардыгыз. Бик катлаулы шартларда эшләдегез. Без, шулай ук,Төркиягә – 25 тонна һәм Сүриягә 18 тонна гуманитар ярдәм озаттык”, – диде Радий Хәбиров.

20-26 февральдә Башкортстанда яшәүчеләр барыннан да күбрәк юл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләргә зарланган. Бу хакта республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итте. Узган атнада бу өлкәдә шикаятьләр саны 38 процентка арткан. Халыкны бигрәк тә юлларны, ихаталарны кардан чистарту мәсьәләсе борчый.
 
Шикаятьләр саны буенча икенче урында – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, өченчедә – төзекләндерү. Соңгы атна эчендә алар буенча саннар кимегән, ләкин барыбер төп өчлектә кала.
Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына юлларны һәм йорт яны территорияләрен чистарту эшен көчәйтергә кушты. “Һичшиксез, һава торышына игътибар итәргә кирәк. Безгә циклон килде, шуңа күрә территорияләрне кардан чистарту эшен көчәйтү зарур. Зинһар, муниципалитетлар башлыклары белән эшне координацияләгез, игътибар белән карагыз. Чөнки бу кар бер көн генә яумаячак, күрәсең”, – дип мөрәҗәгать итте Башкортстан Башлыгы министр вазыйфасын башкаручы Ирина Головановага.
 
Русия Хөкүмәтенең Координация үзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда соңгы җиде көндә коронавирус белән авыручылар саны 2060 кеше тәшкил иткән, бу, узган атнадагы белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк. Бу хакта сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин белдерде. Хәзерге вакытта стационарларда 156 авыру дәвалана, аларның күпчелеге – өлкән яшьтәге пациентлар.
 
Быел Хәйбулла һәм Учалы районнарында ике яңа полилингваль мәктәп ачу, Мишкә районында һәм Сибайда капиталь ремонттан соң гамәлдәге ике гомуми белем бирү оешмасын полилингвальгә профильләштерү планлаштырыла. Бу турыда мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева хәбәр итте. Ул белдерүенчә, бүген республиканың Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә 4 полилингваль мәктәп эшли. Башкортстан Башлыгы указы нигезендә республикада 2024 елга кадәр 12 полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмасы ачылырга тиеш.
 
Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов үткән елда туристлык эшчәнлеге йомгаклары һәм быелга бурычлар турында сөйләде. Былтыр туристлык агымы күләме 1,9 миллион сәфәр тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – 3нче, Русиядә 13нче урынны били. Курортларга ихтыяҗ буенча республика Русиядә 5нче урында.
 
– “Башкортстанда озын гомерлелек” проектында 10 мең кеше катнашты. Бу, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күбрәк. Агымдагы елда маршрутлар саны 35тән 45кә кадәр арттырылды. Әлеге вакытта безнең министрлык, Туризмны үстерү үзәге белән берлектә, проектны Беларусь Республикасы белән бергә гамәлгә ашыру мәсьәләсен хәл итә, – диде Рөстәм Афзалов.

 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас