

Украина террорчылары балалар барган 2 җиңел машинага аткан. Әлеге машинадагы 2 кыз, аларны урманга алып кергән батыр малай Федя аркасында исән-сау калган. Машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Известия" агентлыгы хәбәрли.
Батыр малай Федяга - 10 яшь. Кызларны ул үзе яраланган килеш коткара. Аңа НАТО куллана торган коралларның пулясы эләгә. Хәзер малай реанимациядә.
- Дүрт сәгатьлек операция нәтиҗәсендә пуля алынган. Кич белән бала уянды, хәзер баланың хәле тотрыклы, - дип хәбәр итә Брянск өлкәсенең сәламәтлек саклау департаменты директоры Сергей Галаганов.
Халык өчен Федя - чын герой булды. Брянск өлкәсендә яшәүчеләр урамда "Федор - Русия герое" дип язылган листовкалар тарата. Хәзерге вакытта малайның хәле тотрыклы. Әнисе аның янына килә алмаган. Диверсантлар аларның авылын шартлаткычлар белән тутырганнар, анда саперлар эшли.
Федя - күпбалалы гаиләдән, аның 2 өлкән абыйсы махсус операция зонасында хезмәт итә. Якын арада малайны кыюлыгы өчен бүләккә тәкъдим итәргә ниятлиләр.
Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Кремльдә Брянск өлкәсендәге Украина террорчылары һөҗүме вакытында батырлык күрсәткән малайның геройлыгына сокланулары һәм горурланулары хакында хәбәр итте.
"Без Кремльдә - Президент та, барыбыз да бу герой малай белән горурланабыз. Бөтен ил аның белән горурлана, - диде Песков.
Кремль вәкиле малайның батырлыгы бүләкләр белән билгеләнәчәге хакында ассызыклады.
Фото: ren.tv