+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2023, 14:45

Дмитрий Чернышенко Башкортстанның туристлык потенциалы белән танышты

Бүген Уфада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан «Арт-квадрат» креатив киңлегендә булдылар.

Дмитрий Чернышенко Башкортстанның туристлык потенциалы белән таныштыДмитрий Чернышенко Башкортстанның туристлык потенциалы белән танышты
Дмитрий Чернышенко Башкортстанның туристлык потенциалы белән танышты


Биредә шоу-румнар, галереялар, җәмәгать туклануы оешмалары, спорт һәм иҗади мәйданчыклар эшли.
Бүген "Арт-квадрат" территориясендә "Терра BASHKIRIA. 2023 туристик сезоны" масштаблы вакыйга кысаларында республиканың туристлык тармагын үстерү казанышлары, перспективалары һәм проектлары презентациясе узды. 2022 елда Башкортстанда 1,9 миллион туристлык сәяхәте булган, ә быел аларның санын 2,3 миллионга җиткерү планлаштырыла.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров фестивальнең тематик зоналары, шул исәптән республика халыкларының традицион һөнәрләре, сувенир продукциясе, туристик техника һәм җиһазлар, шифаханә-курорт учреждениеләре стендлары - «Башкортча озын гомер. Туризм», "Уфа марафоны", "Башкорт каникуллары".
- Географик яктан уңайлы урнашу, транспорт мөмкинлеге, уникаль табигый-рекреацион шартлар Башкортстанның туристик потенциалы үсешенә этәргеч бирә, - дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко. - Бүген " Туризм.РФ" корпорациясе белән хезмәттәшлектә, ел саен үсә барган туристлар агымын исәпкә алып, яңа объектлар төзү өчен инвестицияләр җәлеп итү мөһим.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас