+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2023, 11:10

Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров "Роснефть" уку лабораторияләрендә булдылар

3 март көнне Уфада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа дәүләт нефть техник университеты базасында "Роснефть" уку лабораторияләрендә булды. Алар дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге составына керә.

Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров "Роснефть" уку лабораторияләрендә булдыларДмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров "Роснефть" уку лабораторияләрендә булдылар
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров "Роснефть" уку лабораторияләрендә булдылар

Лабораторияләр 6 мең квадрат метр мәйданлы биш катлы бинада урнашкан һәм өр-яңа корылмалар белән җиһазландырылган. Исегезгә төшерәбез, алар 2022 елның декабрендә югары уку йортының тау-нефть факультетының яңартылган корпусында эшли башлады.

Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров бораулау җайланмасына хезмәт күрсәтүне һәм ярдәмче җайланмада эшләүне үзләштерүче Вьетнам, Куба һәм Африка илләре студентлары һәм укытучылар белән аралаштылар.

- Башкортстан югары уку йортында дустанә илләрдән килгән студентлар белем алуы бик мөһим. Алар безнең технологияләрне өйрәнә, аннары аларны туган илләрендә көтәләр. Алар аша без үзебезнең эшләнмәләрне экспортлыйбыз, - диде Дмитрий Чернышенко.

УДНТУ ректоры Олег Баулин фәнни-мәгариф киңлекләренең мөмкинлекләре турында сөйләде.

Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров шулай ук укыту-бораулау полигоны белән танышты, анда программа белән идарә итү өчен заманча автоматлаштырылган гидравлик бораулау ачкычы корылган. Скважиналарны капиталь ремонтлау буенча өчле-имитатор компьютер лабораториясенә интеграцияләнгән, анда шул ук вакытта 15 эш урыны тоташтырылган.

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары "Роснефть" укыту базасының потенциалын югары бәяләде.

- Бу Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән инструментларны нәтиҗәле файдалану үрнәге - "Приоритет 2030", дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәкләре, алдынгы инженерлык мәктәпләре һәм технологик заказчы белән кооперациядә нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә торган башка проектлар, - дип йомгаклады Дмитрий Чернышенко.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас