Дмитрий Чернышенконың сәфәре программасында - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу, Уфаның әйдәп баручы югары уку йортларында һәм иҗади киңлекләрендә булу, Республика белән идарә итү үзәгендә икътисадның төрле тармаклары өчен заманча санлы чишелешләр белән танышу.
Моннан тыш, Хөкүмәт Рәисе урынбасары федераль округның кураторлык институты кысаларында социаль-икътисади үсеш һәм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.
Фото: glavarb.ru