+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 март 2023, 06:20

Русия Аналитик үзәге белән килешү төзелде

3 мартта Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк арасында килешү имзаланды. Чарада ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнаштылар. Килешүне Аналитик үзәк җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Годунов һәм республиканың беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов имзаладылар.

Русия Аналитик үзәге белән килешү төзелдеРусия Аналитик үзәге белән килешү төзелде
Русия Аналитик үзәге белән килешү төзелде

Башкортстан бу җәһәттән илнең унынчы төбәге булды, ул Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк белән хезмәттәшлек принципларын һәм механизмнарын ныгытты.

Республиканың социаль-икътисади һәм фәнни-техник үсеше буенча мәгълүматларын ил җитәкчелегенә тәкъдимнәр әзерләү өчен кулланачаклар. Төбәк исә оптималь идарә карарларын, шул исәптән Русия Федерациясенең башка субъектлары тәҗрибәсе нигезендә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк нәтиҗәле инструментларга һәм санлы продуктларга керә алачак.

Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, Республика белән идарә итү үзәгенең мөмкинлекләре белән таныштылар. Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская ЦУР командасы турында сөйләде, ул ике федераль информсистемада кире элемтә белән эшли - "Инцидент менеджмент" һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез”нең кире элемтәсе платформасы. Халыкны борчый торган сорауларны аналитиклардан соң да районнарда, министрлыкларда һәм ведомстволарда эшкәртәләр.

ЦУРга визиты нәтиҗәләре буенча Русия Хөкүмәте вице-премьеры Башкортстан тәҗрибәсен тиражларга тәкъдим итте.

- Мин бик тәэсирләндем. Мин ил буйлап йөргәндә, һичшиксез, төбәкләр белән идарә итү үзәкләрендә булам. Ләкин ЦУР һәм республика Башлыгы командасының мондый берләшүен беренче тапкыр күрәм, - диде Дмитрий Чернышенко. - Башкортстанда эшләнгән инструментларны бөтен Русия, беренче чиратта, безнең яңа төбәкләр файдалана алсын иде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас