+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 март 2023, 13:45

Транспортны газ ягулыгына күчерү өчен 89,3 миллион сум бүленәчәк

Башкортстанда табигать газын мотор ягулыгы сыйфатында куллануга транспорт чараларын яңадан җиһазлау буенча алып барыла торган эш турында Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендәге киңәшмәдә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә фикер алыштылар.

Транспортны газ ягулыгына күчерү өчен 89,3 миллион сум бүленәчәкТранспортны газ ягулыгына күчерү өчен 89,3 миллион сум бүленәчәк
Транспортны газ ягулыгына күчерү өчен 89,3 миллион сум бүленәчәк

Республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү чаралары 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Эш шул исәптән «Башкортстан Республикасы транспорт системасын үстерү» төбәк программасы кысаларында үткәрелә.

Былтыр 1136 транспорт чарасы метан газына көйләп җиһазландырылган, алар арасында коммуналь техника да бар. Бу 2021 елда җиһазландырылганга караганда 11 процентка күбрәк.

- Узган елда төбәктә транспортны газ-мотор ягулыгына күчерүгә 58,4 млн. сум бүлеп бирелде. Быел, җәмәгать транспортын һәм коммуналь техниканы да кертеп, автомобиль техникасын газ ягулыгына күчерү өчен Башкортстанга федераль бюджет акчалары күләме узган елгыдан бер ярым тапкыр күбрәк булачак. Бу максатларга 89,3 млн. сум каралган, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас