

- “Алга” территориясендә инвестор углеводород газларын ароматик углеводородларга - бензол һәм толуол-ксилол фракциясенә эшкәртү җайланмасын урнаштырырга ниятли. Җитештерелә торган продукция бөтен дөньяда кирәк һәм дарулар, пластмассалар, буягычлар җитештерүдә кулланыла. Әйтик, планлаштырылган куәткә чыккач, предприятие, чит ил җитештерүчеләре киткәннән соң азат ителгән урынны биләп, үзебезнең ил базарын тулысынча тәэмин итә алачак. Бүгенге көнгә проектка инвестицияләр күләме 117 яңа эш урыны булдырылган 4,8 миллиард сум тәшкил итә, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Бүгенге көнгә «Алга» территориясендә инвестицияләрнең күләме 40 миллиард сумнан артык булган 12 резидент теркәлгән. Киләчәктә резидент предприятиеләр тарафыннан ике меңнән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.