+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 март 2023, 17:05

Башкортстан трассасында юл чикләүләре кертелә

Һава торышының уңайсыз булуына бәйле рәвештә төбәк трассаларында хәрәкәт чикләнә.

Башкортстан трассасында юл чикләүләре кертеләБашкортстан трассасында юл чикләүләре кертелә
Башкортстан трассасында юл чикләүләре кертелә

Көчле кар яву, бозлы яңгыр, көчле буран, бозлавык булу сәбәпле, түбәндәге юлларда чикләүләр кертелә:

 

Дәүләкән - Толбазы юлының 41-59нчы километры участогында;

Ишле - Яңа Атҗитәр юлының 0-30нчы километры участогында;

Әлеге чикләүләрне Р-240 Уфа - Ырынбур трассасындагы Толбазы - Красноусольск участогы аша урап узарга була.

 

Шулай ук Толбазы - Семенкино юлының 3-31нче километр участогында;

Урал - Морадым юлының 0-24нче километры участогында;

Һәм Культура - Торымбәт юлының 0-6нчы километры участогында.

Бу чикләүләрне Степановка - Ильино участогы аша урап узарга була.

 

Хәрәкәтнең чикләнүе 10 мартка 10 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чикләү вакыты үзгәрергә мөмкин. Юлларда сак булыгыз!

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас