-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 март 2023, 15:00

«Газпром нефтехим Салават» экологик проектларга миллиардлар салачак

Предприятиенең баш экологы Олег Бурков туры эфирда "Газпром нефтехим Салават"ның экологик вәзгыятьне яхшырту максатларында гамәлгә ашыра торган чаралар турында сөйләде.

«Газпром нефтехим Салават» экологик проектларга миллиардлар салачак
«Газпром нефтехим Салават» экологик проектларга миллиардлар салачак
- Безнең предприятие модернизация һәм экология чараларына зур игътибар бирә, - дип билгеләп үтте Олег Николаевич, компаниянең төп проектлары турында җентекләп сөйләп. - Аерым алганда, бу - күкерт водородын үтилләштерүгә һәм атмосферага чыгаруны киметүгә юнәлтелгән техник күкерт җитештерүне төзү. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә күкертле водород конверсиясен арттыру исәбенә елына пычраткыч матдәләр чыгарылуын 4 670 тоннага киметүгә ирешеләчәк. Шулай итеп, әлеге проект атмосферага тулаем чыгарылышны 15 процентка һәм күкерт диоксидын чыгаруны 30 процентка киметәчәк. Проект бюджеты 12 млрд. 259 млн. сум тәшкил итә. Объектны файдалануга тапшыру вакыты - 2023 ел.

Икенче мөһим проект - чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Ул чистартылган агынты суларны кабат файдалануга, чистарту корылмалары калдыкларын үтилләштерүгә, атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә юнәлтелгән. 1нче этап буенча проектның бюджеты 2023-24 елларга 2 млрд. 886 млн. сум тәшкил итә.

Тагын мөһим проектларның берсе - техноген аварияләр куркынычын киметү максатларында нефть эшкәртү заводының резервуар паркларын модернизацияләү. 2023-25 елларга исәпләнгән проектның бюджеты 1 млрд. 564 млн. сум.

- Безнең экоаналитик лаборатория шәһәр кешеләренең шикаятьләрен эшкәртә, - дип ассызыклады баш эколог Олег Бурков. - Без корпоратив гәзит, предприятие сайты аша халык өчен бөтен мәгълүматны җиткерәбез, бөтен мәгълүмат җәмәгатьчелек өчен ачык.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: